Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм.
Кадерле дин кардәшләребез! Әссәләму галәйкум!

“Рауза” мәчетенең ишекләре сезнең өчен тәүлек буе ачык һәм һәркем намаз укырга килергә мөмкин. Шулай ук җәмәгать намазларына рәхим итегез. Җәмәгать намазлары Ислам дине кануннары буенча хәнәфи мәзхәбе буенча үткәрелә. Аллаһы Тәгалә “Ниса” сүрәсе, 103 аятьтә әйтә: “Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде…”.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез. “ (әл- Маидә сүрәсе, 6 аять).

Иртәнге намаз – 2 рәкәгать сөннәттән һәм ике рәкәгать фарыздан тора. Башта сөннәте кылына, аннары соң фарызы. Иртәнге намазның вакыты таң атканда көнчыгыш тарафта офыкка паралель рәвештә ачык төстәге бер сызык хасил булуга башлана һәм офык өстендә кояш дискының кырые күренгәч тәмамлана.

Өйлә намазы – вакыты кояш зенитка күтәрелеп көнбатышка тайпылганнан соң күләгәләр көнчыгышка таба озая башлагач керә. Бу вакыт барлык әйберләрнең күләгәсе үзе кадәр ике озынлыкка җиткәнче дәвам итә (төп күләгә озынлыгын санамыйча). 4 рәкәгать сөннәттән, 4 рәкәгать фарыздан, 2 рәкәгать соңгы сөннәттән тора.

Икенде намазы – 4 рәкәгать фарыздан тора, вакыты өйлә намазының вакыты тәмамлануга ук башлана һәм кояш тулысынча баеганга тикле дәвам итә.

Ахшам намазының вакыты кояш баегач башлана һәм шәфәкъ беткәнчегә тикле дәвам итә. 3 рәкәгать фарыздан, 2 рәкәгать сөннәттән тора.

Ястү намазының вакыты ахшам намазының вакыты беткәч башлана һәм иртәнге намазның вакыты кергәнче дәвам итә. 4 рәкәгать фарыз, 2 рәкәгать сөннәттән тора.