Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм.

Кадерле дин кардәшләребез! Әссәләму галәйкум!

“Рауза” мәчетендә Ислам дине кагыйдәләренә буйсынып яңа туган балага исем кушыла. Балага исем кушу- дөньяга яңа килгән сабый тормышында бик мөһим вакыйга. Бала исеме- аның шәхесенең дә, җанының да мөһим өлеше. Шуңа күрә Ислам динендә бу мәсъәләгә зур игътибар бирелә. Исем кушуга караган бөтен кагыйдәләрнең гамәли файдасы бар. Әгәр дә әти-әни вакытында үз вазыйфаларын үтәсәләр, бала дөрес тәрбия алачак, һәм Аллаһы Тәгалә теләсә, яхшы кеше булып үсәчәк.  Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “ Җир вә күкләрнең мөлке Аллаһуга хастыр, Үзе теләгән нәрсәләрне халык кылыр, теләгән кешесенә кыз балалар бирер, вә теләгән кешесенә ир балалар бирер.” – ди. ( 42:49).

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгс әйткән: “Сезнең балаларыгыз – ул җәннәт күбәләкләре.” Балалар – ул соклану чыганагы һәм  Аллаһы Тәгаләдән бүләк ителгән бу дөньяның бизәге. Алар йөрәккә һәм күңелләргә шатлык өләшәләр, күзләребезнең нуры булып торалар.  Бала тугач һәр мөселманга түбәндәге гамәлләрне эшләргә кирәк:

  1. Тууга баланың колагына азан әйтергә;
  2. Балага исем кушарга;
  3. Әт-тәхник ( баланың аңкавына финик йомшагын сөртергә);
  4. Ир балалрны сөннәткә утыртырга;
  5. Баланың чәчен кырырга;
  6. Гакыйка ( ир балага ике, кыз балага бер бәрән чалдыру)

 

Бала туу уңаеннан котлау

Балалар –  Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Шуңа күрә мөселман кешесенә баланың әти-әнисен һәм туганнарын тизрәк котлау зарур. Бу котлаулар һәм теләкләр әти-әнинең һөрәкләренә шатлык хисе сала, мөселманнар арасына туганлык хисләре сала. Баланың әтисенә хатынын котларга кирәк һәм Аллаһы Тәгалләгә шөкер итәргә.  Кайбер гаиләләрдә  баланың ата-анасына чәчәкләр, бүләкләр бүләк итү традиөиягә кергән.  Бу Исламга каршы килми. Пәйгамбәребез сгс: “ Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез”, – дигән.

 

Тууга баланың колагына азан әйтү

 Бала тууга аның әтисе (яки әнисе) баланың уң колагына азан, сул колагына камәт укыса яхшы.  Галидән тапшырылган хәдистә: “ Баласы туган кеше сабыйның  уң колагына азан, сул колагына камәт укысын“ Яңа туган сабыйның беренче ишеткән сүзләре Аллаһы Тәгаләне мактау, Аның Пәйгамбәрен мактау, Аллаһы Тәгаләгә, гаделлеккә, изгелеккә омтылу.  Шулай ук азан шайтанны куа һәм баланы аның вәсвәсәсеннән саклый. Азан тексты:

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр,

Аллаһу әкбәр

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ

Хәй’йә гәләс-саләәһ

 

Хәй’йә гәләл-фәләәх

Хәй’йә гәләл-фәләәх

Аллаһу әкбәр

Аллаһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-лааһ