Исламда  аң-белем  һәм мәгариф мөһим урын алып тора. Сөекле пәйгамбәребез – Мөхәммәд галәйһиссәләм Коръән иңүнең башыннан ахырына кадәр гыйлем эстәүгә һәм белем таратуга аерым игътибар биргән. Мәккә һәм Мәдинә мөселманнары мәгариф үзәкләре булдырган, анда ир-атлар һәм хатын-кызлар, балалар һәм өлкән буын белем алган. Пәйгамбәрнең сәхабәләре белемнәре ярдәмендә наданлыктан чигенгәннәр, һәм, Аллаһы Тәгалә динен белгәнгә күрә, гражданлык, хокукый һәм икътисадый мәсьәләләр кебек мөһим өлкәләрдә җәмгыятьтә үзләрен тотарга өйрәнгәннәр.

Моннан тыш, алар эзлекле һәм максатчан рәвештә үзләрен, яшәгән җәмгыятьләренең замандашлары итеп, тәрбияләделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Сезнең кайсыгыз бер сәгатен белем эзләүдә үткәрсә, ул төне буе Аллаһы Тәгаләгә табынган кешегә тиң булыр”, – диде. Шулай ук Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Белемне ерак Кытайда эзләгез”, – диде, шулай итеп ул ераклыкка карамыйча, белем эзләүнең мөһимлеген күрсәтте.

Ислам дине нигезләре буенча башлангыч белем бирү  курсы – ул һәр мөселман белергә тиешле башлангыч рухи белемнәр. Бу дәресләрдә сез гакыйдә, фикх, әдәп, иман һәм башка бик күп нәрсәләр турында белерсез, Коръән укырга өйрәнерсез.

Уку программасы ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан расланган һәм 3 елга исәпләнгән. Программа түбәндәге фәннәрне өйрәнүне күздә тота:

Гакыйда – әүвәл үзебез өчен Исламда гакыйданың нәрсә икәнен билгелик. عقيددة (инану) сүзеннән, عَقَدَ фигыленнән,  гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә аның бер мәгънәсе – ул “килешү төзү”. Ягъни, без гакыйдәне үзенә күрә килешү төзү дип әйтә алабыз. Галәмне юклыктан бар кылучы, яраткан (Аллаһ) һәм яратылган (кеше) арасында изге шартнамә.

Билгеле, һәр килешүнең үз шартлары бар. Аларны үтәмичә, килешү дөрес дип санала алмый. Безнең очракта Аллаһ белән кеше арасындагы шартнамәнең барлыгы 6 шарты. Алар  Коръәндәге 4нче сүрә “Ән-Нисә” дә язылган:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا آمِنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ

وَالْكِتَابِ الَّذِي نَزَّلَ عَلَىٰ رَسُولِهِ وَالْكِتَابِ الَّذِي أَنْزَلَ مِنْ قَبْلُ ۚ وَمَنْ يَكْفُرْ بِاللَّهِ وَمَلَائِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَقَدْ ضَلَّ ضَلَالًا بَعِيدًا

Тәрҗемә:

“Әй иман китерүче бәндәләр! Аллаһыга, Аның Илчесенә, Ул Үзенең Пәйгамбәренә җибәргән Язуга, Ул элек җибәргән Язуларга ышаныгыз. Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның Язуларына, Аның пәйгамбәрләренә Кыямәт көненә ышанмаучы үтә адашуга биреләчәк.”

Ягъни, бу 1) Аллаһ Тәгаләгә; 2) Фәрештәләргә; 3) Изге язмаларга; 4) Пәйгамбәрләргә; 5) Кыямәт көненә; 6) Тәкъдиргә ышану. Бу курста, сез иманның 6 баганасы турында белемнәр үзләштерерсез һәм сезнең Галәмне юклыктан бар кылучы белән бәйләнешегез тагын да ныгый төшәчәк.

Фикх – (гарәп. فقه – «аңлау», «әйберләрнең асылын аңлау») – ул башлыча Изге Коръән һәм Сөннәт кебек чыганакларга нигезләнгән гамәли дини нигезләмәләрне өйрәнү белән шөгыльләнүче фәнни ислам юнәлешләренең берсе. Башка сүзләр белән әйткәндә, фикх – ул мөселман хокукы.

 Һәр мөселман фикх фәнен өйрәнергә тиеш, чөнки ул үзенең барлык эшләрен Шәригать кануннары нигезендә башкарырга бурычлы. Фикхның берничә аерым бүлеге бар: гыйбадәттә, гыйбәдәт кылу  мәсьәләләре карала, мунакахатта гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле тематика – никах яки аерылу яки талак өйрәнелә; мөгәмәләттә финанс сәүдә эшләренә бәйле мәсьәләләр тикшерелә, укубат исә хокук бозу өчен җәза өлкәсе белән бәйле.

Әлеге курсны өйрәнгәндә, сез тәһарәтне дөрес алырга, намаз укырга өйрәнерсез, ураза, зәкят һәм хаҗ кагыйдәләрен үзләштерерсез.

Әхлак – безнең үз-үзебезне тотышыбызда һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә чагыла торган кешенең гадәтләре ул. Ике төрле – файдалы һәм зарарлы гадәтләрне аерып чыгаралар. Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешер өчен, яман гадәтләрдән арынырга һәм адым саен, игелекле гамәлләр кылып, үзеңне Ислам әдәбенә якынайтырга кирәк.  Исламның төп максатларының берсе – югары әхлаклы кешеләр тәрбияләү. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Дөреслектә, мин күркәм холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем», – диде. «Кәшфул-хафа», I том, 211 нче бит) “Кыямәт көнендә миңа иң якын булучыларыгыз – күркәм холыкка ия булучыларыгыз” (Тирмизи). Гыйбадәтне башкару да, әхлак кануннарын үтәү дә Аллаһы Тәгаләнең боерыгы булып тора. Бу фәнне өйрәнгәндә, сезнең күңелегез һәм әхлакыгыз бизәлер.

Коръән уку – Коръән Ислам пәйгамбәре Мөхәммәт ﷺ гә Аллаһ тарафыннан Җәбраил арадашчылыгы аркылы вәхиләр рәвешендә иңдерелгән изге китап. Коръәнне ничек укырга өйрәнергә? Бу сорау мөселман диненең нигезен тәшкил иткән Аллаһ китабына тулысынча төшенергә теләгән һәр мөселман кешесен борчый. Коръән уку кагыйдәләрен үзләштерү – Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән ышану юлында җитди адым ясау дигән сүз. Коръән уку кагыйдәләре үз эченә биш пунктны ала, алар арасында беренче булып гарәп алфавитын  өйрәнү тора.

Коръәнне дөрес укырга теләүчеләр белергә тиеш тагын бер кагыйдә – гарәп язуында даими остару. Коръән аятьләрен укырга өйрәнергә теләүчеләргә тәҗвид кагыйдәләрен  үзләштерергә, аннан соң бертуктаусыз аны кабатларга һәм укырга кирәк. Гарәп телендә дөрес яза белү сүрәләр һәм аятләр уку алымнарын өйрәнүдә уңышка ирешүнең нигезен тәшкил итәчәк. Мөселман кешесе язу осталыгына ирешкәч, грамматикага, сүрәләр һәм аятләрне укуга керешә ала. Әлеге фәнне укыганда, сез Коръәнне дөрес укырга өйрәнерсез, тәҗвид һәм гарәп авазларын дөрес әйтү кагыйдәләренә төшенерсез.

Безнең мәдрәсәдә сез Ислам нигезләре буенча башлангыч белем һәм тәрбияне түбәндәге курсларда ала аласыз:

  1. 5-6 яшьлек балалар өчен уен формасында Ислам нигезләре;
  2. Малайлар өчен Коръән уку курслары;
  3. Мәктәп яшендәге яшь мөселманнар өчен Ислам нигезләре;
  4. Мәктәп укучылары өчен якшәмбе көнге курслар;
  5. Хатын-кызлар өчен Ислам нигезләре 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен;
  6. Ирләр өчен Ислам нигезләре 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен;
  7. Коръән укуны камилләштерү курслары.