Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм.
Кадерле дин кардәшләребез! Әссәләму галәйкум!

“Рауза” мәчете имамнары, абыстайлары сезгә дини мәҗлесләр үткәрергә ярдәм итә алалар.

“Мәҗлес“ сүзе гарәп теленнән җыелу урыны дип тәрҗемә ителә, татар халкында коръән ашы буларак билгеле. Коръән мәҗлесләре яңа йортка күчү уңае белән, әрвахларны искә алу уңаеннан һб уңайлардан үткәрелә. Коръән мәҗлесләренең төп максаты – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу.