Рауза мәчетендә Коръән-хафиз җитәкчелегендә сез Коръәнне ятлый алачаксыз. Бу юлны үзе үткән тәҗрибәле хафиз сезне Коръәнне ятлау һәм аны йөрәктә саклау дөньясына алып керер

Коръән ятлауның фазыйләтләре

Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) сүзләреннән Аллаһы илчесе (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) болай дигән: «Күңелендә Коръәннән һичнәрсә булмаган кеше җимерелгән йортка охшаган!» (Тирмизи, 2913)

Һәр өйрәнелгән Коръән аяте – Оҗмаһта күтәрелү дәрәҗәсе ул.

Габдуллах ибн Әмр (радыйаллаһу ганһу) сүзләренә караганда, Аллаһы Тәгаләнең илчесе (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) болай дигән: «Коръәнне белгән кешегә әйтелер: “Укы да, күтәрел, сүзләрне ачык итеп әйт, җир тормышындагыча итеп эшлә, чөнки синең җәннәттәге урының соңгы  аятькә туры килер», – дигән. (Әхмәт 2/192, Әбү Давыт 1464, Ибн Мәҗә 3780).

Коръәннән күбрәк белгән һәм аны яхшырак укыган кеше, яшенә карамастан, җәмәгать намазы белән җитәкчелек итәргә тиеш.

‘Әмрә ибн Сәләмнең әйтүенә караганда, аның әтисе (радыйаллаһу ганһу) әйткән: «Мин сезгә чын пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) нән килдем, ул әйтте: «Намаз вакыты җиткәч, азан әйтегез, башкалардан яхшырак белгән кеше җәмәгать намазы белән җитәкчелек итсен», – дигән. «Кешеләр караштылар, Коръәнне миннән яхшырак белгәнне тапмадылар, миңа нибары алты-җиде яшь кенә булса да, мине алга чыгардылар», – диде ‘Әмрә. (Бохари 4302).

Ибн Масгүт (радыйаллаһу ганһу) риваять иткән, Пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) болай дигән: «Җәмәгать намазы белән Аллаһ китабын башкалардан яхшырак белүче җитәкчелек итәргә тиеш. Әгәр дә алар Коръәнне бер үк дәрәҗәдә белсәләр, намаз белән Сөннәтне башкалардан яхшырак белүче кеше җитәкчелек итәргә тиеш. Әгәр дә алар Сөннәтне бер үк дәрәҗәдә беләләр икән, һиҗрәтне иртәрәк кылган кеше намаз белән җитәкчелек итәргә тиеш. Әгәр алар бер үк вакытта күченгән булсалар, өстенлек Исламны элегрәк кабул иткән кешегә бирелә. Әгәр дә алар бу мәсьәләдә бертөрле булсалар, өстенлек яшь буенча өлкәнрәккә бирелә. Һәм сезнең берегез дә йорт хуҗасы барында  җәмәгать намазы  белән җитәкчелек итмәсен, аның өендә рөхсәтеннән башка мактаулы урынга утырмасын”. (Мөслим 673).