Рәхимле, шәфкатьле  Аллаһының исеме белән башлыйбыз.

Кадерле дуслар! Әссәләмүгаләйкүм!

Бөтен мөселманнар бәйрәм иткән көннәрдә укыла торган бәйрәм намазлары – мөэминнәрнең туганлыгы һәм бердәмлегенең бер билгесе булып тора. Бәйрәмнәр – Аллаһның рәхмәтедер, мөселманнарның үзара тату яшәүләрендә  һәм бер-берсен якын   күрүләрендә алар мөһим вазифа үти.

Ел дәвамында ике мөселман бәйрәме бар:

  1. Рамазан гаете
  2. Корбан гаете

Җомга намазларын уку фарыз булганнар өчен бәйрәм намазлары вәҗиб була. Бәйрәм намазы 2 рәкәгатьтән тора һәм җәмәгать белән укыла. Бу намазда азан һәм камәт әйтелми. Бәйрәм хөтбәсе сөннәт булып санала һәм намаздан соң укыла.

Бәйрәм намазы башка намазлардан алты өстәмә тәкбир булуы белән аерылып тора: беренче рәкәгатьтә өч тәкбир һәм икенчесендә өч тәкбир.                

Гарәфәт көненең иртәнге намазыннан алып, Корбан бәйрәменең дүртенче көнендәге икенде намазына тикле һәрбер фарыз намаздан соң тәшрикъ тәкбире укыла: “Аллаһу әкбәр, аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләәллаһ. Аллаһу әкбәр, аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд”  “Аллаһ Бөек, Аллаһ Бөек, Аллаһтан башка иләһ юк. Аллаһ Бөек, бар мактаулар Аллаһка”. Әлеге тәкбирне әйтү, бөтен җәмәгать өчен дә, аерым һәр кеше өчен дә вәҗиб булып санала. Ирләр тавыш белән әйтәләр, ә хатыннар эчтән генә кабатлыйлар. Вәҗиб булган витр намазыннан соң тәшрикъ тәкбире әйтелми.

 

 Бәйрәм көннәрендә эшләнүе хуш күрелгән гамәлләр

Иртәрәк торырга, гөсел тәһарәте алырга, иң матур киемнәрне кияргә. Ирләргә ислемай сөртенергә һәм мәчеткә барырга. Юлда барганда якты чырайлы булырга, фәкыйрьләргә сәдака өләшергә, мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләргә. Бәйрәм көннәрендә дуслар һәм туганнар белән кунакка йөрешергә. Моннан тыш вафат булган туганнар өчен сәдака өләшенә, каберләрен зиярәт кылына, аларга багышлап Коръән укыла һәм дога кылына. Бәйрәмдә балаларга бүләкләр бирәләр һәм алар өчен яңа киемнәр сатып алалар.