Рауза мәчетендә яшь мөселманнар өчен Ислам нигезләре буенча курслар оештырыла: 5-6 яшьлек балалар һәм мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар өчен. 

Балалары Рауза мәчетендә укыган яки сабыйларын безнең курсларга алып килергә теләгән әти-әниләргә кайбер киңәшләр бирергә телибез. Балаларны яхшы холык-фигыльгә, шулай ук Аллаһы Тәгаләне искә алу зикерләренә һәм иң мөһим догаларга 3-5 яшьтән үк, балалар сөйләшә һәм үз тирәсендә булган хәлләрне аңлый, белә башлагач ук өйрәтә башларга тәкъдим итәбез. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, барлык балаларның җитлегүе төрлечә. Баланы нәрсәләргә өйрәтергә кирәк – сезгә кайбер киңәшләрне һәм төп догаларны тәкъдим итәбез:

  1. Бала сөйләшә башлагач, аны Аллаһы Тәгаләнең «Лә иләһә илләЛлаһ» – «Аллаһыдан башка илаһ юк» дигән гади искә алу сүзләренә өйрәтегез. Балаларыгызның бик яшьтән Галәмне юклыктан бар кылучыга ышануның әһәмиятен аңлавы мөһим.
  2. Балага түбәндәгене аңлатыгыз: дин тотучылар Аллаһы Тәгаләне мөмкин кадәр ешрак искә алырга тырыша, Аңа үтенечләре белән мөрәҗәгать итә, хаталары өчен гафу үтенә, шатлыклы мизгелләрдә яки гаҗәпкә калганда Аны искә ала. Балаларны Аллаһыны искә алуда иң гади “БисмиЛләһ” – “Аллаһ исеме белән” дигән сүзләргә өйрәтегез; бу кәлимә ниндидер эш башлаганда, ашау-эчүгә тотынганда, йокларга ятканда әйтә. “ӘлхәмдүлиЛләһ” “Аллаһка шөкер!” – диләр. Бу сүзләр Аллаһы Тәгаләгә нинди дә булса игелекләр, тормышыбызда булган яхшылыклар өчен рәхмәт ирештерергә теләп әйтәләр. “МәшәАллаһ” – “Аллаһ шулай яратты”; Кеше үзенә ошый торган әйберне күргән вакытта соклану, кызыгу, шаккату кебек хисләрен белдерү өчен куллана. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә. «Сөбһаналлаһ» – сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә. “ӘгүзүбиЛләһ” – “Аллаһтан ярдәм сорыйм” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса начарлыктан сакланырга теләгәндә әйтелә. Шулай ук балаларыгызга әкренләп исламдагыча сәламләү нигезләрен аңлатыгыз, аларда йокыга китү, уяну, ашаганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тәрбияләгез.
  3. Йокы һәм уяну. Балалар еш кына йокларга яратмый, чөнки бу вакытта кызыклы уеннарны һәм күңел ачуларны тәмамларга туры килә. Шуңа күрә балаларны йокларга ятарга акрынлап әзерлиләр, аларны шау-шулы, хәрәкәтчән уеннардан тыныч шөгыльгә күчерәләр – уку, рәсем ясау. Бу вакытта балаларга нинди дә булса ислам хикәяләрен укырга, шулай ук йокы алдыннан Аллаһы Тәгаләдән иртән яхшы төшләр һәм күтәренке кәеф турында сорауның әһәмиятен аңлатырга мөмкин. Иң яхшысы уң якта, уң кулыңны яңагыңа куеп, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вә ссәлләм) сөннәте кушканча ятып йоклау. Йокларга китәр өчен менә шундый зур булмаган дога бар: Аллахумма кынни азабака яума таб’асу ‘ибадак Колларыңны яңадан торгызган көндә мине җәзаңнан сакла! Балалар үсә төшкәч һәм Коръән аятьләрен өйрәнә башлагач, аларны йоклар алдыннан Аятел-Көрси һәм Коръәннең соңгы өч сүрәсен – әл-Ихлас, әл-Фәләк, ән-Нәс укырга өйрәтегез. Уянгач, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр”. Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.
  4. Бала бәдрәфкә үзе йөри башлагач, аңа чистарынуның мөһимлеген аңлатырга кирәк (кирәк булганда, хаҗәтне үтәгәннән соң, юынырга ярдәм итегез). Ашаганда без уң кулдан файдалансак, бәдрәфтә ул, киресенчә, сул булырга тиеш. Бәдрәфкә кергә: Әллаһүммә инни әгүзү бикә минәль хубси вәль хабаис. Мәгънәсе: И, Аллаһ, мондагы җен ирләрдән вә җен хатыннардан Сиңа сыенам. Бәдрәфтән чыкканда: Гуфранак! Мәгънәсе: Гафу ит! дип әйтергә кирәк.
  5. Өстәл артында. Якынча без югарыда язган яшьтә (4-5 яшь), балаларны инде аерым ашатмыйлар, ә зур өстәл артына өлкәннәр белән бергә утырта башлыйлар. Бу яшьтә аларга өстәл янында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатырга бик вакыт. Динле кеше һәрвакыт үзен пөхтә тота, димәк, пычрак куллар белән ашарга ярамый. Динле кеше бик ягымлы – ул тәлинкәләрдән алып ашамый, башка кешеләрдән узып, ризыкка тартылмый, ә үзе белән янәшә торган ризыкны ашый һәм кулы җитмәгәнен әдәпле рәвештә янәшәдә утырган кеше аша сорап ала. Тәрбияле мөселман чапылдамый, борынын сеңгерми, сөякләрне ашъяулыкка төкерми. Ашауны Аллаһ Тәгалә исемен телгә алудан башларга кирәк: “Бисмилләһ” диеп, я “Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи вә әтъгыймнәә хәйран минһү” дигән махсус доганы укып чыгарга кирәк. Мәгънәсе: “Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл.” Ашап бетергәч, Аллаһы Тәгаләгә: “Әлһәмдүлилләһ” дип, яки “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”. Мәгънәсе: Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга” дип әйтеп, ризык өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Динле кеше шулай ук ашарга пешергән һәм аны өстәлгә куйган кешеләргә рәхмәт әйтергә онытмый.
  6. Бала белән йөрергә чыкканда, яисә аны бакчага, мәктәпкә илткәндә, үзегез кабатлагыз һәм балаларыгызны түбәндәге сүзләрне әйтергә өйрәтегез: өйдән чыкканда: “Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вә лә хаулә, вәлә куввәтә иллә билләһ”. Мәгънәсе: Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”. Өйгә кергәндә: “Бисмилләһи вәләҗнә, вә бисмилләһи хараҗнә вә галә раббинә тәвәккәлнә”. Мәгънәсе: “Аллаһ исеме белән кердек, Аллаһ исеме белән чыктык һәм Раббыбызга тәвәккәл кылдык”.
  7. Сабый бала нәрсәгәдер өйрәнә башласа – мәктәпкә әзерләнү булсынмы, мәктәптә уку булсынмы, ул шулай ук бу катлаулы эштә Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорый ала. Дәрес алдыннан әйтелә торган иң гади дога: “Рабби зидни гыйльмән”. Мәгънәсе: “Йә, Раббым, гыйлемемне арттыр”. (Коръән, 20:114).
  8. Исламда шулай ук сәламләү этикеты бар. Ике мөселман очрашса, алар бер-берсенә “Әссәламү галәйкүм!» дип әйтәләр. «Вә галәйкүму әссәлам!» (яисә “Вәгәләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ” дип тулы сәлам бирәбез. Мәгънәсе: “Тынычлык сезгә, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм Аның фатихасы!”). Кул кысышу шулай ук сөннәт – әлбәттә, бу бер җенестәге кешеләргә кагыла: «Әгәр ике мөселман, очрашып, бер-берсенең кулларын кыса икән, Аллаһ аларны аерылышканчы ук кичерер», – ди. Ата-аналарга шуны аңларга кирәк, балалар шундук барлык кирәкле догаларны һәм ислам этикеты кагыйдәләрен истә калдыра алмаячак. Монда сабырлык һәм даимилек күрсәтү таләп ителә.

Үз балаларыңны иң яхшы догаларга ничек өйрәтергә? Ата-аналарга иң яхшы белем бирү – ата-аналар биргән үрнәк икәнен онытырга ярамый. Ата-аналар өйдә дини атмосфера булдырырга тырышмаса, балалардан игелек таләп итү мәгънәсез (әгәр өйдә әти-әниләр бер-берсенә һәм башка кешеләргә хөрмәт күрсәтмичә сөйләшсәләр, үзләрен тупас, әдәпсез тотсалар, алдашсалар һ.б.). Шулай булгач, сез балаларны нәрсәгәдер өйрәткәндә, иң элек үзегездән башлагыз.