Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр.
Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирегез сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: “Ий Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп яхшы кешеләрдән булыр идем”, – дип.
Әйт: “Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга Аллаһ ризасы өчен яхшы нәрсәләрдән сәдака бирсәгез, Аллаһ аның урынына йә дөньяда, йә ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләрнең хәерлеседер.