Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм.

Кадерле дин кардәшләребез! Әссәләму галәйкум!

 

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгс әйткән:”Рамазан аенда, бу айның изге ай икәнлегенә ышанган хәлдә һәм әҗер-савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп, тәравих намазын кылучыга аның барлык элекке гөнаһлары кичерелә” (Бохари).

Тәравих намазы Рамазан аенда укыла, ул 20 рәкәгатьтән тора.

Тәравих намазы ирләр һәм хатыннар өчен сөннәт мүәккәдә булып санала, ураза тотучылар өчен дә, берәр төрле авыру  яки сәфәрдә булу сәбәпле ураза тотмаучылар өчен дә.  Тәравих намазын мәчеттә уку – сөннәт, аны үтәгән өчен зур савап вәгъдә ителгән. Әмма әлеге намазны өйдә берүзең укысаң да ярый.

            “Аллаһ Рамазан аенда ураза тотуны сезнең өчен бурыч иткән. Ә мин исә аның төнендә кыямда торуны, ягъни тәравих намазын сөннәт иттем. Кем иманлы йөрәк белән, савап алу теләге белән Рамазан аенда ураза тотса һәм тәравих намазын укыса, гөнаһлардан котылыр, яңа туган сабый бала сыман булыр” (Нәсәи).