Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Рауза мәчете шәкертләре, биредәге укыту барышы белән таныштыруны дәвам итәбез.

“Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга басса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр”.

(Тирмизи)

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләренең Рауза мәчетендә Коръән хәтем итү күренеше.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Ислам дине нигезләре буенча башлангыч белем бирү  курсы – ул һәр мөселман белергә тиешле башлангыч рухи белемнәр. Бу дәресләрдә гакыйдә, фикх, әдәп, иман һәм башка бик күп нәрсәләр турында өйрәтелә, аңлатыла.

«Кем Коръәнне укыды һәм аның белән гамәл кылды Кыямәт көнендә аның ата-анасына таҗ киертелер.  Шул таҗның нуры дөнья йортларындагы Кояш утына караганда яхшырак булыр».

(Әбү Дауд)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – дип Аллаһы Тәгалә җавап кайтарыр”.