Рәхимле, шәфкатьле Аллаһының исеме белән башлыйбыз.
Кадерле дуслар! Әссәләмүгаләйкүм!

“Рауза” мәчетендә Ислам кануннары буенча никах йолалары үткәрелә.

Ислам динендә  гаиләгә, гаилә мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Никах – ул Пәйгамбәрләр юлыннан бару һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәте.

Никах хатын-кызның намусы һәм дәрәҗәсе сагында тора, ир-ат һәм хатын-кызның әхлагы һәм гыйффәте ныклыгын тәэмин итә. Ул кешене хайваннан аера, аны рухи биеклеккә күтәрә. Никахтан тыш мөнәсәбәтләр кешенең табигатенә, аның тәкъдиренә каршы килә. Никахсыз тору дин тарафыннан тыела, куркыныч, зур гөнаһ дип бәяләнә һәм андый затлар Аллаһ каршында авыр җәзага дучар ителәчәк. Ислам тарафыннан кешене хурлыкка илтә торган уйнашлык («зина») тыелган. Ул гаилә тормышының әхлагына, чисталыгына һәм матурлыгына каршы килә, кешенең нәселен юкка чыгарырга сәләтле җинаять буларак бәяләнә. Никах белән кеше тормышына үтеп кергән бәхет һәм тынычлык дөньясын, тәртипсез элемтәләргә һәм мөнәсәбәтләргә алмаштырудан да зуррак ахмаклык юктыр.