Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм.

Кадерле дин кардәшләребез! Әссәләму галәйкум!

Һәр җомга көнендә Рауза мәчетендә  хәнәфи мәзхәбе буенча җомга намазлары уздырыла. Атнаның көннәре арасында җомга көне мөселманнарда аерым урын алып тора. Бу көнне бәйрәмгә әзерләнгәндәй әзерлек эшләре алып барыла. Бу бигрәк тә мөселман илләрендә ачык сизелә. Матур чиста бәйрәмчә киенгән мөселманнар  җомга намазына баралар

Җомга намазының мөселманнар өчен фарыз икәнлеге коръән аятендә әйтелә: “Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда, бидеґәт гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер. Әгәр җомга укылган җайда вәгазь сөйләнеп, намаз укылып тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз җир өстенә, вә Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне таләп итеп кәсеп итегез һәм Аллаһуны даим зекер итегез, шаять Аллаһ ґәзабыннан котылып мәңгелек бәхеткә ирешерсез!  (62: 9–10).

 Бу көнне Пәйгамбәребез сгс ничек югары бәяләгәне аның хәдисләреннән күренә: “Аллаһка һәм кыямәт көненә инанганнар өчен җомга намазы фарыз була, бары тик юлчылардан, коллардан, балалардан, хатыннардан һәм авырулардан кала”. (Имам Әбү Давыт),  “ Кем дә кем җомга көнне тәһарәт алып, җомга намазына килсә һәм хөтбәне тын гына тыңласа, шуңа бер җомгадан алып икенче җомгага тикле кылган гөнаһлары кичерелер һәм тагын өстәп өч көнлек”.  ( Имам Мөслим)

 Җомга намазы 4 рәкәгать сөннәтеннән, 2 рәкәгать фарызыннан, 4 рәкәгать сөннәтеннән тора.

 Җомга намазы бары тик җәмәгать белән генә башкарыла. Җомга намазын уку психик яктан нормаль булган һәм балигълыкка ирешкән һәрбер мөселман кешенең бурычы булып тора. Моннан тыш бу намазның 6 мәҗбүри шарты бар: 1. Ир кеше булу ( хатыннарга җомга намазы фарыз түгел); 2. Юлда (сәфәрдә) булмау; 3. Таза-сау булу; 4. Сукыр булмау; 5. Аяклары сәламәт булу; 6. Ирекле булу.  Әгәр дә кеше югарыда санап кителгән 6 шартның берсенә туры килмәсә, аның өчен җомга намазын уку мәҗбүри түгел.       Мәчеткә барганда суган, сарымсак ашарга ярамый.  Җомга намазы алдыннан мөселман кешесенә гөсел коену, тырнаклар кисү, чиста, пөхтә, матур киемнәр киенү, ирләргә тәмле исләр куллану һәм мөмкин кадәр алдан мәчеткә килү зарур. Мәчеттә намаз башланганчы  атна буе белемсезлек аркасында кылган гөнаһларны ярлыкауны сорыйлар, Коръән укыйлар, зекер әйтәләр, тәсбих тарталар. Җомга көнне мәчетнең ишек төбендә фәрештәләр утыра, һәм “ Беренче фәлән килде, икенче фәлән килде, өченче фәлән килде “,- дип язып куялар. Имам вәгазь сөйли башлауга китап ябыла.